Хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау җәһәтеннән , хезмәткәрләр туплаган дәвердә кешенең шәхесенә кагылышлы мәгълүматларны күрсәтү 162нче санлы Федераль канун нигезендә тыела. Ягъни кешенең җенесе, кабиләсе, тән төсе, милләте, теле, чыгышы, гаилә хәле, социаль халәте, яше , яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте һ.б. шуңа охшаш чикләүләргә юл куелмаска тиеш. Хезмәткәрне кабул иткәндә бары тик аның эшлекле сыйфатларына һәм ФЗ тарафыннан рөхсәт ителгән алымнарга гына басым ясау хаклы. Эш урыннары турында дискриминацион эчтәлектәге мәгълүматлар тараткан затлар административ җаваплылыкка тартылалар. Закон бозучыларны административ штрафлар көтә: Гражданнарга - 500дән – 1000 сумга кадәр, Җитәкчеләргә - 3меңнән – 5меңгә кадәр, Юридик затларга - 10 меңнән – 15 меңгә кадәр күләмдәге штрафлар каралган.